Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс булмаганнарга юнәлтелгән совет пропагандасы


Мәскәүдә үтүче сәяси плакатлар күргәзмәсе совет хакимиятенең беренче елларында урыс булмаган халыкларны үз ягына җәлеп итү эшенә шактый әһәмият биргәнлеген күрсәтә.

Мәрҗәни фонды һәм Русиянең бүгенге тарих дәүләт үзәк музее Мәскәүдә “Совет Шәркы плакаты. 1918-1940” дип аталган күргәзмә үткәрә. Әлеге музейда 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк күргәзмәгә Совет Шәркындагы сәяси пропаганда үрнәкләре куелган.

Совет хакимиятенең беренче елларындагы плакатлар Мәскәүнең Идел-Урал, Үзәк Азия, Кавказда яшәүче урыс булмаган халыкларны үз ягына җәлеп итү эшенә шактый әһәмият биргәнлеген күрсәтә.

Хәзер инде бу плакатлар киң җәмәгатьчелеккә бик таныш түгел. Заманында төбәкләрдә күпмеңле тиражлар белән бастырылган мондый плакатлар инде юкка чыккан. Ул чакта аларны авылларда, тимер юл станцияләрендә, урамнарда, мәйданнарда, клубларда диварларга ябыштыра торган булганнар. Искеләрен алып яки алар өстенә яңалары ябыштырыла килгән. Иске плакатларны артына язу яки башка максатлар өчен кулланганнар. Шулай итеп мондый совет пропагандасы үрнәкләренең бик азы гына бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.

XS
SM
MD
LG