Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстанның киләчәккә максатларын билгеләде


Миңнеханов еллык юлламасын бәян итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:41 0:00

Татарстан президентының еллык юлламасы

"Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр", диде Рөстәм Миңнеханов үзенең дүртенче президент юлламасында.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын быел Казанда узган 27нче Универсиада белән башлады һәм "Алгарыш" програмын дәүләт хезмәтенә кадрлар әзерли торган програм хәленә китерергә кирәк дип тәмамлады. Президентның бер сәгатьтән артык барган чыгышы тулысынча диярлек рус телендә барды. Шулай да бу чыгышның ике минуты татар телендә яңгырады. Президент татарча чыгышында татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрне саклауның әһәмиятенә басым ясады.

"Милләттәшләребезгә ярдәм итү - эшебезнең мөһим юнәлешләренең берсе. Татарлар кайда гына яшәсә дә, алар Татарстанны тарихи ватаны дип саный. Шуңа күрә без телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау өчен җаваплы. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. Бу өлкәдә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты төп рольне уйнарга тиеш. ТНВ-Планета телеканалының һәм татар телен өйрәнү буенча "Ана теле" онлайн програмының да потенциалы зур. Татар халкының бердәмлеген саклауга Татарстаннан читтә милли бәйрәмнәребезне үткәрү дә ярдәм итә. Беренче чиратта бу - Сабантуй. Бәйрәм - татарларның бай мәдәниятле, үзенчәлекле халык булуын күрсәтә. Бүгенге көндә Сабантуй Русиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә уздырыла", дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстандагы социаль-сәяси тотрыклылыкны саклауга, этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм миграция сәясәтенә дә игътибар җәлеп итте. Бу уңайдан соңгы вакытта булган Норлат вакыйгаларына да тукталды.

Президентның юлламасында шулай ук республикадагы дини мәсьәлә дә читтә калмады. Миңнеханов Татарстан мөселман өммәтен ныгыту өчен төрле чаралар алып барган республика мөфтиятенә хуплау күрсәтергә чакырды. Президент динара мөнәсәбәтләрне тыныч булуы өчен кадрлар әзерләүгә игътибар итәргә кушты.

"Гаугалы йортка кот кунмас"

Татарстан парламентындагы мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев президентның быелгы чыгышында милләт һәм дин мәсьәләләрен беренче урынга куюына игътибар иткән.

“Илдә тынычлык, милләтара һәм динара мәсьәләләрдә тотрыклылык булса гына икътисад һәм сәнәгать үсә ала. Ызгыш чыккан йортта беркайчан да алга киткән җәмгыять була алмый”, диде Разил Вәлиев.

Миңнеханов үз чыгышында быел күбрәк максатлар куйса да, Татарстанның уңышы һәм инде ирешкән дәрәҗәсе аның һәр фикерендә диярлек чагылды.

Казан Универсиадасының студент спорты тарихында иң яхшы узган чара буларак бәяләнүен белдереп, шул абруйны төшермичә “Татарстан дөнья икътисадында инфрастуктурасы, мәгарифе, мәдәнияте һәм туризм өлкәсе белән танылырга тиеш”, диде Татарстан президенты.
XS
SM
MD
LG