Accessibility links

Татарстаннан гаскәргә 4 меңнән артык егет китәчәк


Бүгеннән Русиядә көзге чакырылыш башлана. Гаскәргә 150 меңнән артык кеше җибәрелергә тиеш. Шулар арасында дүрт мең татарстанлы да армиягә алыначак. Бу хакта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде.

Гаскәргә чакырылучылар аена 30 минут бушка сөйләшүне һәм ун хәбәр җибәрүне күздә тоткан кесә телефоннары алачак. Шулай ук ай саен солдатның электрон картасына ике мең сум акча салыначак, ятимнәргә бу күләм – өч мең.

2014 елның 1 гыйнварыннан кануни нигезсез гаскәргә бармаучыларга дәүләт хезмәт урынына эшкә урнашуны чикләү турындагы федераль канун үз көченә керәчәк.
XS
SM
MD
LG