Accessibility links

Казан имамы Элтон Джон концертына бармаска чакыра


Cәитҗәгъфәр Лотфуллин
Cәитҗәгъфәр Лотфуллин

Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Элтон Джонның концертына бойкот белдерергә чакырды. Аның сүзләренчә, Джонның Казанга килүе гади концерт кына түгел.

Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин Элтон Джонның Татарстан башкаласында 7 декабрьдә узачак концертына бойкот итәргә чакырып белдерү таратты. Шул хакта имамның үзе белән сөйләштек.

Хәзрәт, мондый белдерү белән чыгуга нәрсә сәбәп булды? Казанда бит моннан да хәтәррәк әхлаксызлык очраклары тулып ята.

– Мадонна лесбийларны яклый, ә Элтон Джон гейларны яклап чыгыш ясый. Ул бит Британиядә бер ир кеше белән кавышты һәм үзенең карашларын яшерми дә. Шуңа аның килүе һәм чыгыш ясавы проблемнар башлануын күрсәтә, чөнки килгән урыннарында алар бер җенесле мөнәсәбәтләрне пропагандалый, гейлар һәм лесбийларның хокукларын яклауга чакыра. Шуңа без кешеләрне ул концертка йөрмәскә генә өнди алабыз. Ягъни без кисәтү ясыйбыз.

Менә хәзер "Сак бул, һомосексуалның концерты Аллаһның каһәренә сәбәп булырга мөмкин" дигән сүзләрне урысча, инглизчә, төрекчә язып листовкалар эшләдек. Мин үземнең мәхәллә өчен җаваплы һәм шул листовкаларны хәзер таратачакмын. Имам буларак моңа каршы эшли алганны эшләргә тиешмен. Шәһәр өчен мөхтәсиб, республика өчен мөфти җавап бирә. Һәркем үз гамәлләре өчен җавап тота.

Ә без бит дөньяви дәүләттә яшибез. Руханиләрнең гади кеше тормышын шулай "тәртипләүне" ничек аңларга?

– Әйе, дөньяви. Бу шәһәрдә яшәүчеләр буларак безнең моңа каршы чыгарга хакыбыз бар. Проблемнар концертта түгел, ә пропагандада. Питерда, мисал өчен, җирле шәһәр хакимияте һомосексуализм пропагандасына каршы канун чыгаруына карамастан, Мадонна үз концертында халык алдында моңа каршылыгын белдерде. Алар инде үз тәртипләрен кертә башлады. Нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтә. Без Казанның Бауман урамында гейлар ресторанын ябуга ирештек, без гей-парадлар оештырырга ирек бирмәдек. Моңа да каршы чыгарбыз. Колак салу-салмау инде һәркемнең үз эше.

Әйе шул, сайлау иреге бар бит әле. Кем тели - шул бара, теләми икән - юк. Басым ясау урынлымы?

– Сайлау ирегенең да кысалары бар. Без халыкны кисәтәбез генә. Әгәр ул анда барса, аңа да Аллаһның ләгънәте була. Ул анда катнашучысы санала. Кешеләрнең электән тәрбияләнгән рухи-әхлакый байлыгына күз йомсак, без бернисез калачакбыз. Деградация булачак.

Бу бит гади концерт кына.

– Аның инде монда килүе генә каршылык тудыра. Екатеринбурда ни өчен мәктәптәге ата-аналар Путиннан концерт уздырмау турында сорады (ата-аналар исеменнән язган бу төркемдә, асылда, сәяси карьера ясарга теләүчеләр булуы ачыкланды - ред.), чөнки нәрсәдән барысы да башланганын яхшы белә. Кечкенәдән башлана һәм арта да арта. Аннары бу инде гадәти итеп кабул ителә башлаячак.

Менә шул концертка баралар да, аннан соң зина кылалар, наркотик кадыйлар, аракы эчәләр, шуннан ятим балалар, авыру сабыйлар туа, тулы булмаган гаиләләр барлыкка килә. Барысы да аздан гына башлана. Ниндидер беркатлы пропаганда кебек тоелса да, аның төбендә бик куркыныч әйберләр ята. Бу хәрам. Коръәнгә нигезләнсәң, һомосексуалларны иң бөек йорттан бәреп төшерергә кирәк. Анда шулай язылган.

Безнең мондый проблемнар советлар заманында һәм аңа кадәр дә булмады, чөнки төптән балта чабалар иде. Мин үземнең салым акчасына әле аларны дәваларга да тиеш буламмы? Баштан ук моңа чик куймалы.
XS
SM
MD
LG