Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сәүдәгә мигрантларны эшкә алуны чикләргә чакырды


Русия президенты Владимир Путин сәүдә өлкәсенә мигрантларны эшкә алуны чикләргә тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул мигрантлар урынындагы бушлыкны нәрсә белән каплау турындагы чараларны атамаган.

Президент хөкүмәт һәм парламентка чит илдән килүчеләр эшләргә мөмкин хезмәт урыннары исемлеген булдырырга чакырган. Шулай ук ул депутатлар һәм министрлар кабинетыннан миграция кануннарын кырыслатуны өмет итүен әйткән.
Путинның тәкъдимнәрен Русия дәүләт думасының иминлек комитеты башлыгы Ирина Яровая хуплаган һәм сәүдә өлкәсенә бөтенләй мигрантларны эшкә алмау яклы булуын әйткән.

Июль аенда Дума мигрантларга карата таләпләрне кырыслату турындагы канун кабул итте. Аерым алганда элегрәк салым һәм штрафлар түләүдән баш тартканнарны илгә кертүне тыю каралды.

Русиядә рәсми рәвештә 13 миллионга якын мигрант яши дип санала.
XS
SM
MD
LG