Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шамил Галиев: "Биюләрем белән татарны таныттым"


Шамил Галиев: "Биюләрем белән татарны таныттым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:03 0:00

Шамил Галиев: "Биюләрем белән татарны таныттым"

21 февраль Казанда Дю Солей циркы тамашалары башлана. Бар дөньяга танылган бу циркта бүгенге көндә өч татар кешесе дә эшли. Шуларның берсе - Шамил Галиев Азатлыкка бу цирк һәм үзенең эшчәнлеге турында сөйләде.

Циркка кадәр татар һәм башка милләт биюләрен биеп үз исемен ишеттерергә өйрәнгән Шамил Галиев Дю Солей циркына кастинг буласын 2011 елда интернет аша ишеткән. Бәхетен сынып карарга булган Шамил үзе турында барлык мәгълүматларны тутырып Мәскәүгә җибәргән. Ике атнадан Русия башкаласына сөйләшүдә катнашу өчен чакыру алган.

"Мәскәүдәге очрашуга кемнәр генә килмәгән иде. Безгә бар осталыгыбызны да күрсәтүне сорадылар. Мин исә үзем белгән барлык биюләрне биеп күрсәттем. Минем кебек ике урынга дәгъва кылучы 25 намзәт үз осталыкларын күрсәтте", ди ул.

Шамил бу очрашудан әллә ни өмет итмичә Казанга кайтып киткән.

"Әлеге вакыйгадан соң өч ай узгач миңа Канададан шалтыраттылар. Ул чакта мин мунча күтәрүдә осталарга булышып түбәдә йөри идем. Телефоннан хәбәр ишеткәч башта игътибар итмәдем. Аннан соң гына үземне Дю Солей циркына чакырулары башыма барып җитте. Шатландым әлбәттә", дип сүзен дәвам итте ул.

Дю Солейга чакыру алганда Шамил Галиевка 44 яшь була. Мәскәүдә вакытта аның артистлык һөнәре белән генә кызыксынган булсалар, Дю Солейның үзендә исә ул төрле акробатика ысулларына өйрәнә.

"Миңа 44 яшьтә акробатикага өйрәнү бик авыр булды. Тешем-тырнагым белән түздем. Бу циркта мин физик күнегүләр белән беррәттән рухи яктан да чыныгу алдым. Авырлыкларга бирешмәскә өйрәндем. Дю Солейны башка цирклардан аерып торган үзенчәлеге дип мин, аның тамашаларының күбрәк театральләштерелгән булуында дип әйтер идем. Әйтик мин чыгыш ясый торган "Картео" төркемендәге тамаша 1500-1600 еллардагы Италия, Испания тормышын чагылдыра", ди ул.

Шамил Галиев кая гына барса да үзенең татар булуын, Татарстан дигән республикадан икәнен, аның башкаласы Казан булуын һәрдаим әйтеп килүен дә әйтә.

"Мин кечкенәдән биюче булырга теләдем. Чөнки әтием гармунчы, әнием җырчы иде. 1992нең апреленнән алып 2007нең җәенә кадәр мин "Лилипутлар циркы"нда эшләдем. Бу вакыт эчендә күп кенә чит илләрдә булырга туры килде. Һәр сәфәремдә мин төрле биюләр белән бергә татарча биюләрне дә башкардым. Финляндия, АКШ, Көньяк Кореядагы чыгышлардан соң яныма татарлар килә иде. Алар белән сөйләшеп торганнан соң кулымда булган түбәтәйләрне бу татарларга тапшырып китә идем. Мин шулай үземнең татар икәнемне күрсәтеп, үземнең милләт биюләрен биеп халкымны кайда гына булмасын үземчә танытырга тырыштым", дип белдерде Шамил Галиев.

Шамил бу юлы "Татнефть-Арена" сәхнәсендә чыгыш ясаячак Дю Солей циркы төркемендә булмаса да, үз төркеме белән Казанда милләттәшләре алдында чыгыш ясарга теләвен әйтеп үтте.
XS
SM
MD
LG