Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның хөкем карары шартлыга үзгәртелгән


Бүген Киров өлкәсе мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйның шикаятен канәгатьләндерде. “Кировлес” ширкәте акчаларын туздыруны оештыруда гаепләнгән һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылган Навальный хөкеме шартлыга үзгәртелде.
Шулай ук Петр Офицеров хөкеме дә дүрт ел шартлыга үзгәртелгән.

18 июль көнне Кировтагы мәхкәмә Навальныйны – биш, ә Офицеровны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарган иде. Мәхкәмә аларны «зур күләмдә кеше мөлкәтен туздыру һәм урлау»да гаепле дип тапты.

Навальный Киров өлкәсендә губернатор ярдәмчесе булып эшләгән вакытта урман сатудан 16 миллион сум үзләштерүдә гаепләнде. Шул ук эшкә катнашы булуда "Нократ урман ширкәте" җитәкчесе Петр Офицеров та гаепле дип табылды.
XS
SM
MD
LG