Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париждагы АКШ илчесе тышкы эшләр министрлыгында җавап тотты


АКШның Париждагы илчесе Франция ватандашларының телефон сөйләшүләрен тыңлау мәсьәләсендә ашыгыч рәвештә тышкы эшләр министрлыгына чакыртылды.

Le Monde басмасы язуынча, узган елның 10 декабреннән алып бу елның 8 гыйнварына кадәр АКШ иминлек идарәсе Франция ватандашларының 70 миллионнан артык шалтыратуын һәм смсларын күзәткән. Le Monde бу мәгълүматне Русиядән сыену сораган элекке американ агенты Эдвард Сноуден сүзләренә нигезләнеп язган. Сноуден АКШта яшерен мәгълүматне таратуда гаепләнеп Русиягә качкан иде.

Террорда шикләнелгән кешеләр белән бер рәттән Франциянең югары дәрәҗәдәге сәясәтчеләре һәм эшкуарларының телефоннары да тыңланган.

Франция тышкы эшләр министры бу мәгълүматны "шаккатыргыч" дип атады һәм Франция белән беректәш булган илнең французларны күзәтүе "кабул ителмәслек" гамәл дип атады.
XS
SM
MD
LG