Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәттахов: Балалар бакчалары өчен түләү белән сыйфаты да артачак


Татарстан вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов 1 гыйнвардан балалар бакчалары өчен түләүнең артуын "Мәгариф турындагы" яңа федераль канунның гамәлгә керүе белән аңлатты.

Министр сүзләренә караганда, бакча өчен түләү өч өлештән тора. Тәрбиячеләргә хезмәт хакы, уенчыклар һәм китаплар өчен республика бюджетыннан, коммуналь чыгымнар шәһәр бюджетыннан, "балаларны карау" өлеше ата-ана кесәсеннән түләнә. Ашату, хуҗалык һәм медицина кирәк-яраклары, аш пешерүчеләр һәм җыештыручыларга хезмәт хакы "балаларны карау" өлешенә керә. Министр балалар бакчаларында белем һәм тәрбия бирү шартлары яхшырачак, дип вәгъдә итте.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, аз керемле гаиләләргә компенсация каралган, дип белдерде. Аңа 21 октябрьдән алып 31 декабрьгә кадәр мөрәҗәгать итеп була.

Узган шимбә көнне Чаллыда түләүләрнең артуына каршылык йөзеннән узган урам җыенында хакимияткә "киләчәктә сез халыкны тагын да хәерчелеккә төшерәсез" дигән сүзләр әйтелде.
XS
SM
MD
LG