Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар федерациясе Рус маршын кичектерүне сораган


Мәскәүдәге рус милли хәрәкәте вәкилләре һәм Мигрантлар федерациясе әгъзаларының очрашуы нәтиҗәсез тәмамланган. Русия мигрантлары федерациясе башлыгы Мөхәммәд Амин Маҗумдәр "НацАкцент" сәхифәсенә белдерүенчә, кичә узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә милләтчеләрне Рус маршын 4 ноябрь уздырмыйча башка көнгә күчерү соралган.

"Ял булганга бу көндә башкаладагы мигрантларның күбесе урамда булачак, алар моның куркыныч була алганын күз алларына да китерми", диде Маҗумдәр.

Рус милли хәрәкәте белән бу турыда сөйләшүләр дәвам итә, дип хәбәр ителә.

Хәрәкәт вәкиле Владимир Тор шул ук "НацАкцент" сәхифәсенә "Мигрантлар федерациясе үтенече үзе низаг тудыра, рус халкының милли бәйрәме көнендә йөрешкә чыкмауны сорау үзе башбаштаклык булып тора", дип белдерде.

Мәскәү хакимиятләре башкалада Рус маршын уздырырга рөхсәт бирсә мигрантлар җавап итеп үз чараларын оештырачакларын да әйткән булган.

Мәскәүнең Люблино бистәсендә 4 ноябрьдә милләтчеләрнең иң зур йөрешенә рөхсәт бирелгән. Анда 30 меңләп кеше катнашыр, дип көтелә. Моннан тыш башкалада "Патша йөреше" һәм "Рус хәрәкәте коалициясе маршы" каралган.

Русиянең 100ләп шәһәрендә Рус маршлары үтәчәк.
XS
SM
MD
LG