Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вьетнамда Facebook коментары өчен җәза бирелгән


Вьетнамда Facebook социаль челтәрендә язган коментары өчен бер кеше 15 ай өй сагына хөкем ителде. Аңа "демократик иреклекне дәүләт мәнфәгатьләренә зыян салу өчен кулланунда" гаепләү белдерелгән.

Хөкем ителгән бу кеше интернет, аерым алганда Facebook ярдәмендә хакимиятләргә каршы сүз әйткән өчен төрмәгә утыртылган туганын иреккә чыгаруны сорап хатлар язган булган.

Бу Вьетнамда Facebook коментары өчен хөкем ителүнең беренче очрагы. Аның адвокаты мәхкәмә карарына ризасызлык белдереп кичекмәстән җәзаны гамәлдән чыгаруны таләп итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG