Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Уфада сәяси золым корбаннарын искә алдылар


Русиянең дистәләгән шәһәре белән бергә бүген Казан һәм Уфада да сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу чаралары узды.

Мәскәүдә 20 меңнән артык кеше атып үтерелгән Бутово полигонында узган матәм җыенына золымга дучар булганнарның туганнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, галимнәр килде. Кичә Лубянка мәйданында ел саен оештырыла торган "Исемнәрне кайтару" чарасы үтте.

Шулай ук бүген Мәскәүдә "Колыма хикаяләре" авторы Варлам Шаламовка истәлек тактасы ачылды.

Матәм чаралары Мурмански, Төмән, Ижау, Благовещенск, Биробиджан, Пензада да оештырылды.

Репрессия корбаннарын искә алу көне Русиядә 1991 елдан бирле билгеләнә.

"Сәяси золым Сталин чоры белән генә башланмады, Сталин чорыннан соң да бетмәде. Элек-электән тел, дин, бәйсезлек өчен көрәшүчеләр асып, яндырып, җәзалап үтерелде. Болар барысы да – сәяси золым корбаннары", диде Азатлыкка Сахалинга барып золым дәлилләрен һәм шаһитларын өйрәнеп кайткан тарихчы Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG