Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Пекиндагы шартлауны "уйгырлар оештырган" ди


Кытай хөкүмәте Пекин үзәгендәге Тяньаньмэнь мәйданында булган шартлауны уйгыр ислам радикаллары оештырган, дип белдерде. Хакимиятләр шартлаган машинада интихарчылар булган дип саный.

Синҗан-Уйгыр автоном өлкәсе номерлары булган машина мәйданда 28 октябрь көнне шартлады. Аңа якын торган берничә кеше һәм машинадагы өч кеше һәлак булды, 40лап кеше яраланды.

Полиция машинада Үсмән Хәсән исемле бер кеше, аның әнисе һәм хатыны булган, дип хәбәр итте. Шулай ук яннарында җиһадка чакырган шигарләре һәм кылычлары табылганы хәбәр ителә.

Бөтендөнья Уйгыр конгрессының АКШтагы матбугат вәкиле Алим Сәитофф Кытай тараткан бу мәгълүматне "ышанып булмаслык һәм ачу тудырырлык уйдырма" дип атады.

"Кеше үз әнисе белән хатынын нигә шартлатсын? Машина һәм мәетләр янып беткәндә шигарләр һәм китаплар ничек янмаган?", диде Уйгыр конгрессы вәкиле AFP мәгълүмат агентлыгына.

Уйгырлар бу хәбәрдән соң янә үзләренә каршы эзәрлекләү һәм кулга алулар башланыр, дип курка. Бөтендөнья Уйгыр конгрессы Синҗанда оешкан террор төркемнәре булуын кире кага.
XS
SM
MD
LG