Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар үз маршын уздырудан баш тартты


Русия мигрантлар федерациясе 4 ноябрь халыклар бердәмлеге көнендә үз маршын уздырудан баш тартты. Оешма җитәкчесе Мөхәммәт Әмин Маджумдер сүзләренчә, бәрелешләр тудырмас өчен Мәскәү хакимияте аларга бу чараны уздырмаска үтенгән.

Элегрәк бу федерация Мәскәү мэриясеннән Рус маршын уздыруга рөхсәт бирмәүне сораган иде, юкса үз маршын уздырачагы белән кисәтте. 28 октябрьдә Мәскәү хөкүмәте Рус маршына рөхсәт бирде.

Гомумән ул көнне Мәскәүдә хакимият белән килештерелгән тугыз чара узачак.
XS
SM
MD
LG