Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта баткан корабның капитаны тоткарланган


Таиландтагы полиция якшәмбе көнне Паттайя ярында туристлар белән баткан корабның капитанын тоткарлаган. Хәзерге вакытта 48 яшьлек капитан Саман Куанмыангтан сорау алына.

Туристларны Ко-Ланнан Паттайяга алып баручы "Koh Larn Travel-1" корабының батуы нәтиҗәсендә, алты кеше һәлак булды. Аларның ким дигәндә икесе – Русия ватандашы.

Коткарылган 209 кешенең 130лабы төрле җәрәхәтләр алган.

Көймәгә су керә башлагач, капитан туристларга өске катка менәргә куша. Халыкның өскә ыргылуы нәтиҗәсендә кораб тигезлекне саклый алмыйча су астына китә. 150гә генә исәпләнгән көймәдә 200дән артык кеше булганы әйтелә.
XS
SM
MD
LG