Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронежда полиция хезмәткәрләре мөслимә кыз булган автобусны туктаткан


Бүген Воронежда ак хиҗаплы мөслимә булган автобусны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Алар махсус сигналлар белән автобус алдына килеп туктаган һәм мөслимәне аннан төшереп үзләре белән машинага утыртып алып киткәннәр. Кызның үзе белән чемоданы да булган.

Соңнак полиция әлеге мөслимәнең 22 яшьлек урыс милләттеннән Мәскәү кызын булуын ачыклаган. Ул берничә көнгә дусларына кунакка килгән булган.
XS
SM
MD
LG