Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда ялгыз пикет оештыручы Марат Латыйпов акланды


Чаллы шәһәр шурасы алдына "Балалар өчен түләү артмасын" дигән шигар белән чыккан һәм шуның өчен пикетлар һәм җыеннар турындагы канунны бозуда гаепләнгән Марат Латыйповны мәхкәмә гаепсез дип тапты. Мәхкәмә утырышы 5 ноябрь булды.

31 октябрь көнне Чаллыда бер төркем активистлар депутатларга балалар бакчаларына бәяләрне арттырмау турындагы мөрәҗәгатне яклау һәм имза кую тәкъдиме белән чыга. Ләкин бу тәкъдимне яклап иллегә якын депутатның бары алтысы гына мөрәҗәгатькә имза куя. Хакимият кырында шигар күтәреп торган Латыйпов янына фатир төзелеше өчен акча кертеп тә фатир ала алмаганнар исеменнән шигар күтәреп чыккан Аида Хәбибуллина баса.

Полиция моны күп кешеле җыен дип бәяли һәм Марат Латыйповны мәхкәмәгә бирә. 5 ноябрьдә мәхкәмә Латыйповны аклый, бу кеше янына килүчеләрне, башка шигар күтәрүчеләрне канунда каралган 30 метр якынлыкка полиция кешеләре җибәрмәскә тиеш иде, дигән нәтиҗә чыгара. Бу хакта Азатлыкка шушы каршылык чаралары активисты Рушан Вәлиуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, 7 ноябрь көнне "алданган өлешчеләр" исеменнән шигар күтәреп чыккан Аида Хәбибуллинага мәхкәмә булачак.
XS
SM
MD
LG