Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе көне белән котлады


Бүген Татарстан Конституциясе кабул итү көнен билгеләп узалар. Әлеге көн уңаеннан Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында 6 ноябрь яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе булуы әйтелә.

«Егерме ел элек республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан республикасының яңа Конституциясен кабул итте, күп милләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләде», диелә анда.

Конституция көне уңаеннан Татарстан халкы ял итә, әмма ниндидер зур чаралар каралмаган.
XS
SM
MD
LG