Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар хакимиятнең китүен таләп итте


Коммунистлар хакимиятнең китүен таләп итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Казан коммунистлары хакимиятнең китүен таләп итте

6 ноябрьдә Казанның Вахитов һәйкәле янында Татарстан коммунистларының митингы үтте. 150ләп кеше катнашкан чарада коммунистлар Русиядә хакимиятне алыштыруны төп таләп итеп куйды.

Күбесенчә олы яшьтәгеләр катнашкан митингта "Иң элек хезмәт хакын, аннан соң гына фатирга түләүне арттыр", "Хезмәт, гаделлек, халык хакимияте, социализм", "Балалар бакчалары - балаларга, намус - түрәләргә" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде. Бу шигарләрнең барысы да урыс телендә язылуы һәм гомуми сүзләрдән гыйбәрәт булуы белән игътибарны җәлеп итте.

Митингны коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов ачып җибәрде.

"Безнең төп таләбебез - Русиядә хакимиятне алмаштыру. Хакимият банкрот хәлдә. Егерме елдан бирле гел реформалар уздырылып килә, әмма халыкның мәнфәгатьләре үтәлми. Шуңа күрә хакимият тыныч юл белән китәргә тиеш. Безгә быел Татарстан хакимияте демонстрация уздырырга рөхсәт бирмәде. Җитмеш ел буе уздырып килдек, бернәрсә җимермәдек. Хакимият халыктан курыкты. Мин бу хакимиятне Керенский хакимияте белән чагыштырыр идем. Хакимият ил белән идарә итә белми. Путин бер төрле сөйли, Медведев икенче төрле сөйли. Татарстан хакимияте бюджетта акча юк дип белдерә. Нишләп булмасын, бар ул акча. Безнең 10% кешедә 45% байлыгыбыз бар. Кануннар Аллаһы Тәгаләдән иңми, кануннар Русия Думасы, Татарстан Дәүләт шурасы тарафыннан кабул ителә. Татарстан парламентында митинглар кануны кабул ителгәндә моңа коммунистлар буларак без каршы чыктык. Хакимият партиясе депутатлары, митинглар уздыручылар дәүләт биналарына 50 метрга якын килсәләр безгә таш атырга мөмкиннәр дип әйттеләр. Мин исә бу депутатларга, яхшылап эшләгез, халык сезгә таш атмас, сезне үз кулларына күтәреп йөрер дип әйттем. Чөнки хәзер депутатлар капитал өчен, үз мәнфәгатьләре өчен эшли, халык мәнфәгатен кайгыртмый ", дип белдерде ул.

Митингта шулай ук балалар бакчаларына түләү артуга карата да чыгышлар яңгырады. Займище бистәсеннән килүчеләр исә тиз йөрешле Мәскәү-Казан поезды тимер юлы төзелешенә кәнәгатьсезлек белдерде. Алар митинг барышында үзләре язган шигарләрне күтәреп торды. Чарада, ябылу куркынычы янаган "Кояш" лицее укучылары да катнашты һәм уку йортларын саклап калуда ярдәм итәргә чакырды.

Коммунистлар митинг тәмамлангач Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәленә таба юнәлде, Миргалимов сүзләренчә, "партиягә нигез салучы юлбашчы алдында баш иеп, аның эше тарихның әлеге чатында вакытлыча көрчеккә терәлеп калган өчен аннан гафу үтенергә" теләде. Әмма аларны полиция хезмәткәрләре туктатып канунсыз йөреш уздырылган очракта уннан алып егерме меңгә кадәр һәр катнашучыга җәза биреләчәге турында кисәтте. Миргалимов исә полициягә шәһәр хакимиятеннән Ленин һәйкәленә чәчәк салу өчен рөхсәт алуларын белдерде. Нәтиҗәдә митингта катнашучылар күтәргән партия байракларын һәм шигарләрне төшереп гадәти йөреш белән җәяүлеләр юлыннан Ирек мәйданына юнәлде. Шулай да партия байрагына кагылышлы булмавы әйтелгән кызыл төстәге җиңү байрагын юл буйлап күтәреп барды. Аларны исә махсус полиция көчләре Ленин һәйкәленә кадәр озатты.

Митинг Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG