Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан дөньякүләм спорт башкаласы исемен йөртергә мөмкин шәһәрләр исемлегенә кергән


Лондонда кичә төнлә ISEM - спорт чараларын иң яхшы оештыручы дип саналган шәһәрләргә халыкара бүләк тапшыру тантанасы узды. Дубай, Лондон һәм Окленд белән бергә дөньякүләм белгечләр Казанны дә халыкара спорт чараларын оештыру өчен иң уңышлы шәһәр дип билгеләгән. Татарстан башкаласы "Highly recommended sport city" номинациясендә бүләк тапшырылган.

Шулай итеп дөньякүләм спорт башкаласы исемен йөртергә мөмкин дүрт шәһәр исеменә Казан да эләккән.
XS
SM
MD
LG