Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Мисыр белән хәрби-техник хезмәттәшлекне киңәйтергә җыена


Русия Мисыр белән хәрби-техник хезмәттәшлекне киңәйтергә җыена. Бу хакта Русия саклану министры Сергей Шойгу Каһирәдә Мисыр саклану ведомствосы башлыгы Абдел Фәттах Әс-Сиси белән очрашуда әйтте.

Сөйләшүләрдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та катнаша. Хәбәр агентлыклары, ике миллиард долларлык коралны Мисырга сатуга ирешү Русия төркеменең максаты булып тора, дип хәбәр итә.

Беренче тапкыр демократик юл белән сайланган исламчы-президент Мөхәммәд Мурси хакимияттән читләштерелгәч АКШ Мисырга финанс ярдәмен һәм корал китерүне туктатканга бу русия-мисыр сөйләшүләре соңгы берничә ел эчендә беренче тапкыр үтә.
XS
SM
MD
LG