Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантларның Русиягә килү тәртибе үзгәрә


Русия хакимияте мигрантларның илгә килү канунына үзгәрешләр әзерли. Русиягә эшкә килүчеләр ярты ел эчендә визасыз 90 көн була алачак һәм алар үзләрен иминиятләштерергә тиеш булачак, дип яза "Коммерсантъ". Федераль миграция хезмәтенә 2015 елга һәр мигрантны электрон таныклык белән тәэмин итәргә дип тә кушылган.

Бу үзгәрешләр вице-премьер Дмитрий Рогозин җитәкчелегендә дәүләт чик комиссиясе тәкъдиме белән әзерләнә.

"Миграция XXI гасыр" фонды башлыгы Вячеслав Поставин, Рогозинның бу тәкдимен Европа берлегендә булган тәртипләрнең “бозылган калькасы” буларак бәяләде. Европада мигрантларны илдән куып чыгармыйлар һәм кысмыйлар, һәм алар берничә елдан соң андагы тормышка кушылып китә ала, ди Поставин.
XS
SM
MD
LG