Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иделем акчарлагы"нда – матриархат"


"Иделем акчарлагы" бәйгесе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:25 0:00

"Иделем акчарлагы" бәйгесе ачылды

13 ноябрьдә Казанда "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенең тантаналы ачылышы булды. Жюри быелгы бәйгенең йомгаклау өлешенә 43 каләмчене сайлап алган. Шулар арасында нибары дүрт егет.

"Иделем акчарлагы" бәйгесендә Татарстан һәм Русия төбәкләрендә яшәүче 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр егет-кызлар катнаша ала. Быел конкурсның йомгаклау өлешенә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикасы, Свердлау өлкәсе яшьләре килгән.

Алар арасында дүрт егет һәм калганнары гел кызлар. Халык язучысы Рабит Батулла бу күренешне игътибарсыз калдырмады, хатын-кызларга аерым мөрәҗәгать итеп теләк-фикерләрен җиткерде.

"Бәйгедә катнашучыларның 90%ы кызлар, матриархатка, ана канунына якынлашабыз. Киләчәк сезнеке булачак. Бик кыерсытмассыз инде безне (елмая). Яхшымы бу начармы, әйтүе кыен. Чөнки инде гаиләләрдә хатын баш. Язучы хатын-кыз инде ул бераз ычкынган була. Аның ирләре дә ычкынган әле. Нормаль кеше язучы булмый бит инде, тракторга утыра, эшкә урнаша. Сезгә кисәтеп әйтәм, артык актив булып назлы, хисчән, гаилә җанлы хатын-кыз булуыгызны онытып җибәрмәгез. Хиссияттә сезнең көчегез", диде Батулла.

Ул яшь каләмчеләрнең билгеле язучыларны кабатлап язуларын да әйтте һәм андый юлдан озак бармаска киңәш итте.

"Кемдер Тукай калыбына шигырьне тутыра, кемдер Җәлилчә. Бу табигый хәл. Чөнки кемнән дә булса өйрәнеп тәпи йөреп китәргә кирәк. Ләкин бу озакка сузылырга тиеш түгел. Үз юлыңны табарга кирәк булачак. Язучы булырсыз сез, тик әдип була алмассыз. Әдип белән язучының аермасы бик зур. Без барыбыз да язучылар, сез дә язучылар. Каникулда нәрсә күргәнегезне барыгыз да язгансыз дип уйлыйм. Димәк сез дә язучы. Алтын бөртекләр салам өеменнән күренми, сез әлегә монда салам кибәге. Арагыздан кемнәр алтын бөртекләр булыр, анысы үзегездән тора.

Сезгә ислам динен генә түгел, бөтендөнья диннәрен белергә кирәк. Алар бит сәнгать әсәрләре, башка халыкларның сәнгать әсәрләрен дә сез белергә тиеш", диде Рабит Батулла.

"Иделем акчарлагы"ның тантаналы ачылышында Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан бәйгедә жюри булган язучы-шагыйрь абый-апаларны игътибарлап тыңларга кушты.

"Бу бик зур эш, "Иделем акчарлагы" бәйгесенең алдагы елларында катнашкан яшьләрнең күбесе Язучылар берлегенә кабул ителеп, китап-җыентыклары чыкты. Бүген дә яңа буынны тәрбияләүдә актив катнашалар. Әлеге чараны алып баручы Булат абыегыз Атабай моңа бер мисал.

Ничек итеп язарга, аны өйрәтеп булмый. Ләкин өлкән абый-апаларның сүзләрен мыегыгызга чорнап барсагыз файдасы тими калмас", диде Рафис Корбан.

Ул "Иделем акчарлагы" 2013 бәйгесенең жюри әгъзаларын да атады. Алар Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Ихсанова, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов һәм жюри рәисе Газинур Морат иде.

"Иделем акчарлагы" бәйгесе 2000 елдан бирле эшләп килә. Әлеге конкурсны Татарстанның яшьләр министрлыгы, "Идел" яшьләр үзәге һәм Татарстан язучылар берлеге оештыра. Яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты, детектив номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Оештыручылар белдергәнчә, иң яхшы дип табылган әсәрләр "Иделем акчарлагы" әдәби җыентыгында урын алырга тиеш.
XS
SM
MD
LG