Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү-Казан" тиз йөрешле тимер юл проекты Русия бюджетында кала


Русия тимер юллары җитәкчелеге ил хөкүмәтен тиз йөрешле “Мәскәү-Казан” тимер юл төзелешен бюджетта һәм инвестицияләр програмында калырга күндерде.

Бу төзелеш турында карар киләсе елның беренче чирегендә кабул ителергә тиеш. Бүгенге хөкүмәт утырышында бу проектка өстәмә экспертиза зарурлыгы әйтелгәнгә күрә, бюджетта конкрет сумманы күрсәтми генә бу проект турында юлны саклап калырга тәкъдим итәбез, диде Русия тимер юллары башлыгы Владимир Якунин.
XS
SM
MD
LG