Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Башкортстан һәм Татарстан депутатлары очрашты


Депутатлар Чаллыда IT-парк белән таныша
Депутатлар Чаллыда IT-парк белән таныша

15 ноябрьдә Чаллының IT-паркында ике республика депутатлары катнашында узган очрашу "түгәрәк өстәл" рәвешендә барды. Сөйләшүдә сәяси мәсьәләләр күтәрелмәде. Шулай да, ике республиканың парламент комитетлары алга таба һәр юнәлештә фикерләшеп эшләргә мөмкин, дигән фикерләр яңгырады.

Чаллыдагы очрашу рәсми рәвештә Башкортстан республикасы Дәүләт җыены-Корылтай һәм Татарстан республикасы Дәүләт шурасы депутатларының “Машина төзелешендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү” турында киңәшмә дип билгеләнгән иде.

Анда Татарстан Дәүләт шурасының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, Башкортстан Дәүләт җыены-Корылтайның сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин ике республикада машина төзелешенең торышы, аны үстерү, тәҗрибә алмашу зарурлыгы хакында бәян иттеләр. Шулай ук чарада Башкортстанның сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Татарстанның премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Алар башлыча үз республикаларындагы машина төзелеше юнәлешндәге кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә уңышлар һәм кыенлыклар хакында сүз алып барды.

Рәшит Хәйруллин һәм Марат Галиев (у)
Рәшит Хәйруллин һәм Марат Галиев (у)
Чыгышлар барышында кече һәм урта эшмәкәрлекне тоткарлаучы факторлар булуы да әйтелде. Шулар арасыннан беренче итеп “административ киртәләр” булуы күрсәтелде. Шулай ук ахыргача көйләнгән дәүләт финанс ярдәме булмавы, Русиянең пенсия, социаль иминият фондларына, мәҗбүри медицина иминиятенең федераль һәм территориаль фондларына түләүләрнең югары булуы хакында да әйтелде. Республикалар эшмәкәрләренә Русия Федерациясе һәм чит илләрдә үз товарларын этәрүдә дә ярдәм булмавы ассызыкланды.

Алга таба нәтиҗәлерәк эш йөртү буенча тәкъдимнәр дә әйтелде. Шуларның берсе – Башкортстан һәм Татарстан ягыннан Русия Дәүләт думасы депутатларына (495392-5 санлы) федераль канун проектын карауны тизләтү буенча мөрәҗәгать итү тәкъдиме. “Русия Федерациясендә инновацион эшчәнлекне яклау” турында әлеге канун 2012 елның 12 гыйнварында беренче укылышта кабул ителгән иде.

Марат Галиев
Марат Галиев
Марат Галиев үз чыгышында Башкортстан һәм Татарстан депутатлары комитетларының очрашып фикер алышуларын әлегә сирәк күренеш булуын әйтте, алга таба мондый сөйләшүләрне дәвам итәргә тәкъдим итте. Башкортстан ягы бу тәкъдимне куәтләде. Башкортстан Корылтае комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин “Без – күршеләр. Тәҗрибә уртаклашырга тиешбез. Аннан башка икътисадый үсеш булмаячак”, дип белдерде. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов әлеге “түгәрәк өстәл”гә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның изге теләкләр җибәрүен, мондый очрашуларның алга таба да дәвам итү теләге булуын җиткерде.

Депутатларның Чаллыдагы ИТ-парк белән танышу барышында без Башкортстан Дәүләт җыены-Корылтай депутаты, Башкортстанның атказанган төзүчесе Венер Гимазетдинов белән дә сөйләшеп алдык.

Венер Гимазетдинов
Венер Гимазетдинов
– Венер әфәнде, ике республика депутатлары арасындагы мондый очрашу шактый катлаулы сәяси вазгыятьтә бара. Республикаларда президент атамаларын бетерү буенча эш башланды. Яңадан да думада “суверенитет” сүзен кулланучыларга, мөстәкыйльлек дәгъвалаучыларга каршы кануннар турында сүз бара. Менә шушылар хакында Башкортстан һәм Татарстан депутатлары очрашып үз фикерләрен белдерсәләр урынлырак булмас идеме?

– Без бүген икътисад, сәнәгать юнәлешендәге дуслык, бергәлек турында сүз алып барабыз. Сәяси сорауларга биреләсем килми. Ул хакта зурлап уйланырга кирәк. Бу бит суверенлыкка да кагыла. Хәзер генә кистереп әйтүе кыен. Очрашулар механизмы кузгалып китте. Уйлашырбыз. Моның өчен вакыт бар әле.

Чаллы IT-паркы
Чаллы IT-паркы
XS
SM
MD
LG