Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Рус телен яклау маршы"нда берничә дистә кеше катнашты


Якшәмбе Казанда "Рус телен яклау маршы" узды. Оештыручылар 300 кешегә гариза бирсә дә, чарада нибары алтмышлап кеше катнашты.

Кулларына шигарләр һәм әләмнәр тотып алар Казанның Авиатөзелеш районындагы парк буйлап узды. Әлеге хәрәкәтне берничә очраклы узып баручы, дистәгә якын полиция хезмәткәре һәм шактый зур санда мәгълүмат чаралары вәкилләре күзәтте.

Йөрештән соң Ленин исемендәге мәдәният сарае алдында митинг үтте. Анда чыгыш ясаучылар Татарстан мәктәпләрендә урыс теленә күбрәк сәгать бирүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG