Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов республикада куркынычсызлык чараларын ныгытырга боерды


17 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама һәм Алексеевски районында табылган шартлаткычлар турында хәбәр иткәннәр. Бу хакта 18 ноябрьдә республика башлыгының матбугат хезмәте белдерде.

Әлеге вакыйгалар белән бәйле җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.

16 ноябрьдә билгесез кешеләр Түбәнкаманефтехим ширкәтенә дүрт ракета җибәргән булган. Аларның берсе 4нче колония территориясенә төшкән, калганнары 800 метр очып барган.

Алынган хәбәрләргә нигезләнеп Миңнеханов республикада халыкның, сәнәгать һәм икътисад объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын ныгытырга боерык биргән.
XS
SM
MD
LG