Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:37

Миңнеханов Төркия парламенты тышкы эшләр комиссиясе башлыгы белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Бөек милләт мәҗлесенең тышкы эшләр комиссиясе башлыгы Волкан Базкыр белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләде һәм Төркия белән Татарстан арасында икътисадның төрле тармакларында ныклы элемтәләр җайга салынган, дип билгеләп үтте. Аннары яклар Төркия белән Татарстан хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышты.

Волкан Бозкыр Төркия делегациясе белән Русия-Төркия иҗтимагый форумында катнашу өчен Казанга килде. Форум 20 ноябрьдә Казанда. Чараны Русия хезмәттәшлеге оешмасы һәм Татарстан хөкүмәте оештыра.

XS
SM
MD
LG