Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Левада” үзәк: илдә Путин һәм Медведев эшчәнлегеннән канәгатьсезләр арта


Русия президенты Владимир Путинның эшчәнлеген хуплаучылар кимегән. Июль аеннан ноябрьгә кадәр аны хуплаучылар 65%тан 61%ка калган. Бу хакта “Левада” үзәге вәкиле “Интерфакс”ка белдергән.

Социологик тикшеренүләр шушы вакыт эчендә Путин эшчәнлгегеннән канәгатьсезләрнең артуын да күрсәтә, 35%тан 37%ка арткан.

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев эшчәнлеген моннан дүрт ай элек ил халкының 52%ы хуплаган булса, ноябрьдә 46%ка гына калган.

Русияләрнең 59%ы хөкүмәт, ә 65%ы дәүләт думасы эшчәнлегеннән канәгать түгел.
XS
SM
MD
LG