Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкыч төшкән урындагы чокыр җир белән тигезләнде


Очкыч төшкән урын журналистларга күрсәтелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

21 ноябрьдә журналистларга Казан һава аланында очкыч төшкән урынны күрсәттеләр. Баштарак анда зур чокыр барлыкка килүе әйтелсә дә, бүген аны җир белән тигезләгәннәр.

Очкыч Казан һава аланы биналарыннан 300-400 метр ераклыкта гына җиргә килеп төшкән. Һәлакәт ике очкыч юлы арасындагы чирәмле урында булган. Бер футбол кыры зурлыгындагы мәйданда тракторлар яңа тигезләгән балчык эзләре ярылып ята. Очкыч төшкән урында барлыкка килгән ике метр чамасы тирәнлектәге чокыр пәнҗешәмбе иртән күмелгән. Кырыйдарак канәфер һәм гөлчәчәкләр бәйләме ята. Очкыч нәкъ менә шул урынга килеп төшкән.

Фаҗигадән соң дүрт көн чамасы вакыт узуга карамастан, очкыч төшкән урында янган ис борынга бәреп керә. Каза урыны тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Мәйдан кырына тәртип сакчылары бастырылган.

Журналистлар бу урынга килгәнче фаҗига урынын башкачарак күзаллаганга, һәлакәт урынының җир белән тигезләнүен күргәч аптырап калды. Күпләр бу урынны, ничек булган, хәзер дә шулай тора дип уйлаган иде. Ягъни чокырлы, җире тигезләнмәгән рәвештә.

Төрле урыннарны фотога, видеога төшерә башлагач, кемдер очкычның кул яссуы кадәр бер өлешен кемдер аннан кечерәген, ә кемдер кырыйлары янган ун сумлык акча да табып алды. Тикшерүчеләр күпме генә, бар нәрсә дә җыеп алып кителде дип ышандырырга тырышсалар да, ярты сәгать эчендә моның кадәр очкыч калдыгын күргәч, журналистларның йөзендә аптырау катыш сәерсенү чалымнары сизелде.

Фаҗига урынында Русия Тикшерү комитеты вәкиле Дмитрий Захаров журналистларның кайбер сорауларына җавап бирде.

"Фаҗига урынында тикшерү эше тәмамланды. Бер меңнән артык очкыч кисәге тиешле урынга алып кителде. Тикшерү эшендә бер мең хезмәткәр катнашты. Мәетләрнең берсенең дә тулы җәсәде табылмады. Барысы да кисәкләргә бүленгән иде. Хәзерге вакытта генетик экспертиза һәм мәет кисәкләренең кемнәрнеке булуы икәнен ачыклау эше алып барыла. Процессны тизәйтү өчен бу эшләр Мәскәүдә башкарыла", дип белдерде тикшерүче.

Захаров сүзләренчә, очкыч төшкән урында алга таба каза корбаннары истәлегенә берәр һәйкәл ачу да мәсьәләсе дә карала. Әлбәттә, әлеге һәйкәл һава аланы кагыйдәләренә туры килсә һәм очкычларга комачауламаса, дип тә өстәде ул.
XS
SM
MD
LG