Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Русиядә иң яхшы төбәк җитәкчесе


Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр идарәсе төзегән рейтингта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчеләре арасында иң нәтиҗәле эш алып баручы дип билгеләнгән. Икенче урында Мәскәү башлыгы Сергей Собянин, өченче урында Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев.

Узган бер еллык эшчәнлек нәтиҗәсендә төзелгән әлеге исемлектә беренче урында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. Миңнеханов Татарстанны 2010 елдан бирле җитәкли.

Беренче унлыкта шулай ук Чечня, Краснодар крае, Ростов, Мәскәү, Самар, Төмән һәм Белгород өлкәләре җитәкчеләре бар.
XS
SM
MD
LG