Accessibility links

Алексей Кудрин: Чит ил агенты кануны булмаска тиеш


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин
Русия ватандашлар инициативалары комитеты башлыгы Алексей Кудрин хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлеген тикшерүче чит ил агентлары турындагы канунны төптән үзгәртергә тәкъдим итә. “Бу канун бөтенләй булмаска тиеш, йә без аны төптән үзгәртергә тиеш”, диде Кудрин шмимбә көнне.

Аның сүзләренчә, бу оешмаларны тикшергәндә эшләренә комачаулап түбәнсетүләр булырга тиеш түгел. “Гражданлык җәмгыятендә активлык арта башлау белән аңа каршы тоткарлыклар барлыкка килде. Бу чит ил агентлары турындагы канун”, диде Кудрин.
XS
SM
MD
LG