Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Европа сәясәтен яклаучылар урам җыеннарын дәвам итә


Украина башкаласы Киевта һәм башка шәһәрләрдә евроинтеграция тарафдарлары үзләренең җыеннарын дәвам итәчәкләрен белдерде. Оппозиция ил җитәкчелегенең 28-29 ноябрь көннәрендә Вильнюс саммитында Украина белән Европа Берлеге арасында "ассоциация килешүен" имзалавын таләп итә. Башта саммитта катнашмаячагын белдергән президент Виктор Януковичның Вильнюска барачагы хәбәр ителде.

Киевның Европа мәйданында куелган хәрби чатырларда бүген йөзләгән кеше кунды. Узган төндә аларга теләктәшлек белдереп мәйданда танылган җырчылар, җәмәгать эшлеклеләрк булып китте. Бүген иртән хөкүмәт бинасы янына 200ләп кеше җыелды. Аларның барысы тирәсендә хәрбиләр һәм полиция тора.

Полиция Мәйданны Яңа елга бизәү һәм чыршы кую сылтавы белән пикетчыларны аннан куа, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG