Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Медведев туры эфирда елга нәтиҗә ясаячак


Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 6 декабрь көнне туры эфирда елга нәтиҗә ясаячак. Бу хакта хөкүмәт башлыгы сүзчесе Наталья Тимакова хәбәр итте.

«Анда нигездә икътисади һәм социаль өлкәгә караган мәсьәләләр күтәреләчәк», диде ул.

«Премьер-министр белән сөйләшү» програмында узган елдагы кебек Беренче канал, ВГТРК, РЕН ТВ, НТВ һәм «Дождь» телеканаллары алып баручылары катнашачак.
XS
SM
MD
LG