Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Хәзерге заман мөселман җәмгыятендә мәгърифәтчелек” конференциясе узачак


29 ноябрьдә Казандагы Галимнәр йорты бинасында “Хәзерге заман мөселман җәмгыятендә мәгърифәтчелек” дип аталган фәнни-гамәли конференция узачак.

Бүгенге көндә татар-мөселман тормышын алга таба алып бару, гадәт-йолаларны саклау мәсьәләсе, туган телнең кулланыш даирәсен киңәйтү, ислам белән береккән милли йолаларыбызны саклау нигездә татар-мөселманның үзенең кулында. Әмма, тулы канлы дини мәгариф системасы әле торгызылмаган, мәхәллә тормышы тулысынча эшләп китмәгән бер дәвердә, мәгърифәтчелек дини-милли үсешнең сагында тора дип әйтеп була.

Шулай ук, заманабыз татар-мөселман мәгърифәтчелек хәрәкәте алдында күп төрле сораулар куя: дәүләт, дини-милли оешмалар, Диния нәзарәтеләре, җирле мәхәлләләр белән берлектә мәгърифәтчелек алга таба нинди юнәлеш алыр? Бүгенге көндә мәгърифәт хәрәкәте нинди проблемаларга юлыга? Мәгърифәтчелек ул вәгазь генәме? Татар матбугаты, татар нәширләренең мәгърифәтчелек хәрәкәтендә тоткан урынын кем бәяләр һәм башкалар.

Әлеге конференциядә шушы һәм башка темаларга ачыклык кертелер дип көтелә.

Чарада, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, дәүләт органнары вәкилләре, матбагачылар катнашачак.

Фәнни-гамәли конференция мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якъкуп тырышлыгы белән оештырылган “Иман” мәркәзенең 23 елллыгы уңаеннан оештырыла.
XS
SM
MD
LG