Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович Европа Берлеге белән якын арада килешү имзаланачагын әйтте


Украина президенты Виктор Янукович Вильнюста барган Европа Берлегенең "Көнчыгыш хезмәттәшлек" саммитында якын киләчәктә берлек белән ассоциация килешүенең имзаланачагын әйтте. Президент сүзләренә караганда, моңа әзерлек инде тәмамланып килә.

Украинаның Европа белән интеграциясен яклаучылар бүген дә Киевның Бәйсезлек мәйданында урам җыены уздыра. Украинаның төрле шәһәрләрендә барган "Евромәйдан" чарасында катнашучылар Киевтан Польша чигенә кадәр кулга кул тотынышып басарга тели. Моның өчен бер юлы кимендә 500 мең кешенең чыгып басуы кирәк, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG