Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хокук үзәге Татарстан полициясе башлыгы Гыйлмановны эштән алуны таләп итә


Казан хокук яклау үзәге Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка Рафаил Гыйлмановны Татарстан полициясе башлыгы вазифасыннан алуны сорып хат юллады.

Үзәк мәгълүматларына караганда, 2012 елда полициядә эшләүчеләр 2011 ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк җаваплылыкка тартылган. Аларның күпчелеге турыдан-туры эчке эшләр министр урынбасары, полициясе башлыгы Гыйлмановка буйсынган өлкәләрдә эшләүчеләр.

Хокук яклаучылар "Дальний" полиция бүлеге һәм узган атнадагы кулга алуларны мисал итеп китерә. Хокук яклау оешмаларында узган һәм соңырак канунсыз дип табылган тентүләр дә Гыйлманов кушуы белән оештырылган иде, диелгән бу хатта.
XS
SM
MD
LG