Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке саклану министры Сердюков шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды


Русиянең элекке саклану министры Анатолий Сердюковтан Тикшерү комитетында сорау алынды. Әстерхан өлкәсендә "Житное" базасына юлның бер өлешен министрлык акчасына төзү эше тикшерелә. Дәүләткә 56 миллион сум зыян салу турында җинаять эше узган атнада ачылды.

Сердюков бу эшкә катнашы булмавын белдерде һәм Конституциянең 51нче маддәсенә нигезләнеп үзенә каршы мәгълүмат бирүдән баш тартты. Министрлыкның милек бүлегенең элекке башлыгы Евгения Васильева да сорауларга җавап бирүдән баш тартты.

"Тикшерүчеләрнең элекке министр Сердюковның гаебен исбатларга җитәрлек дәлилләре бар", дип белдерде комитетның матбугат вәкиле Владимир Маркин.

Якын арада Сердюковка гаепләү белдереләчәк. Бүген ул шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG