Accessibility links

Калининградта мәчет төзү кичектерелә


Калининградның Южный паркындагы ике җир кишәрендә мәчет төзелешен башлау вакытлыча тыелган, дип хәбәр итә info-islam сәхифәсе. Бу карарны төзелеш урынына якын урнашкан "Фридланд капкасы" музее үтенече нигезендә мәхкәмә утырышчылары кабул иткән.

Музей җитәкчелеге Калинингад шәһәр хакимиятенең мөселманнарның дини оешмасына мәчет төзү һәм аңа юл салу өчен җирне бушка бирү карарына ризасызлык белдерде. Эшне мәхкәмә тикшергәнче төзелеш эшләре туктатылып тора.

2011 елның июлендә мәхкәмә паркта мәчет төзелеше өчен җир бүлеп бирүне канунсыз дип тапкан иде, әмма төзелешнең үзен туктату өчен карарлар булмады.
XS
SM
MD
LG