Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары радасы хөкүмәт язмышын хәл итәр өчен җыелды


Югары рада Николай Азаров җитәкчелегендәге хөкүмәткә ышанычсызлык белдерү турында сөйләшер өчен җыелды. Оппозиция хөкүмәтне "халыкка хыянәт итүдә" гаепләп аны таратырга чакырды.

21 ноябрь көнне хөкүмәт Украина белән Европа Берлеге арасында ассоциация килешүен имзалау эшен кичектерү турында карар кабул иткән иде. Узган шимбә көнне Киевта евроинтеграция сәясәтен яклаучыларны милиция көч кулланып куып таратты.

Рада утырышына хөкүмәт вәкилләре, барлык министрлар да килгән, дип хәбәр ителә. Европаның төрле илләрендә Украинада хөкүмәт һәм президентны урыныннан алуны таләп итеп урам җыеннары узды. Бүген Брюссельдә Европаның тышкы эшләр министрлары Украинадагы вазгыять турында киңәшләшәчәк.
XS
SM
MD
LG