Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президенты: Кытай белән хезмәттәшлекне киңәйтү кирәк


Джо Байден
Джо Байден
АКШ вице-президенты Джо Байден Кытайга сәфәре вакытында ике арадагы хезмәттәшлекне киңәйтү һәм аны тагын да эффектив итү кирәклеген белдерде. Байден Кытай халык республикасы рәисе урынбасары Ли Юаньчао белән очрашты.

23 ноябрь көнне Пекин Көнчыгыш-Кытай диңгезендә «очкычларны тану өлеше» кертергә җыенуы турында белдерде. Бу өлешкә Кытай һәм Япония дәгъва белдергән бәхәсле утраулар да керә. Бу белдерү АКШ, Япония һәм Көньяк Кореяда зур ризасызлык тудырды. Чәршәмбе көнне Кытай саклану министрлыгы бу өлешне тулысынча үз контроленә алуга әзер икәнлеген белдерде.

Кытайга килгәнче Байден Япониядә Пекинның бу адымына зур борчылу белдергән иде.

Диңгезнең бу өлеше өстеннән моңа кадәр Япония, АКШ һәм Көньяк Корея очкычлары Кытай хакимиятләренә хәбәр итми генә оча иде. Кытай хәзер очыш планы таләп итәргә һәм ул булмаган очракта тану өчен һавага хәрби очкычларын да күтәрергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG