Accessibility links

Герман Греф: "Татарстанга һәрьяклап ярдәм итәчәкбез"


Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов (у)
Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов (у)

4 декабрьдә Чаллыда Русия “Саклык банкы” президенты, идарә рәисе Герман Греф һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа килешүләр имзаладылар.

Русия “Саклык банкы” президенты, идарә рәисе Герман Греф һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов беренче итеп Камаз ширкәтенең төп җитештерү урыннарында булдылар. Аннан соң Чаллыда төзелергә тиешле “Развитие” сәнәгать паркының кайбер проектлары белән таныштылар. Биредә Греф йөк автомобильләрен үтилләштерү, автомашиналарның тузган көпчәкләрен ваклау, турау һәм аны балалар мәйданчыклары төзелешендә куллану проектлары белән ныграк кызыксынды.

Шунысын да искәртик, быелның июль аенда Рөстәм Миңнеханов парк буласы урын белән танышкан иде инде. Аның килүенә биредә чатыр урнаштырылды һәм ул әлегәчә тора. Сәнәгать паркының гомуми күләме 12 гектардан артык. Монда беренче нигез алдагы елның февраль-март айларында салыныр, төзелеш 2015 ел азагында тәмамланыр дип көтелә. Бу - Чаллыда 500ләп яңа эш урыны булдыруга ярдәм итәчәк икән.

Шул ук көнне Камаз генераль дирекциясендә берничә килешү имзаланды. Русия “Саклык банкы” һәм Камаз арасындагы килешү буенча, шушы ширкәтнең инвестиция програмына Русия дәүләт гарантиясен алу, җитештерелгән машиналар күләмен үстерү күздә тотыла. Саклык банкының “Идел-Нократ” бүлеге Чаллы хакимияте белән килешү төзеде.

Сәнәгать паркы төзеләсе урын
Сәнәгать паркы төзеләсе урын
Чаралар барышында Герман Греф: “Чаллыдагы хакимияттә, җәмгыятьтә булсын, биредә кешеләрнең зур потенциалы күренә. Технопарклар, ИТ-парклар, сәнәгать парклары төзелә. Шәһәр һәм республика үсеш юлында. Ике көн эчендә күп кенә килешүләр төзедек. Без Татарстанга һәрьяклап ярдәм итәчәкбез һәм булышачакбыз”, дип белдерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исә, “Саклык банкы безнең стратегик партнерыбыз. Бу социаль ипотекада да чагыла - аның 43%-ы шушы банк аша башкарыла. Башка социаль програмнарда да ярдәме бар. Боларның барысын да “Саклык банкы” башкара һәм моның өчен аларга зур рәхмәт”, дигән сүзләрен җиткерде.

Камаз ширкәте җитәкчесе Сергей Когогин саллы гына саннарны да күрсәтте. “Безнең хәзер еллык инвестиция күләме өчләтә арта. Елына 4-5 млрд. сумны дөрес куллану бер эш, ә менә 10-15 миллиардны файдалану - бөтенләй башка”, диде ул.
XS
SM
MD
LG