2013 елда Җирдә гадәттән тыш табигать шартлары

21
30 апрельдә давыл алдыннан Һоң-Коңдагы Виктория порты өстендә болытлар өйере куера.

22
14 майда Нью-Джерси штаты күгендәге салават балкышы сурәтендә бер кош оча.

23
19 майда АКШ үзәгендәге Канзас штатында торнадо котыра.

24
АКШның Оклаһома штатында торнадо җимергән йортлар хәрабәләре арасында ике кыз бала, 20 май.

25
26 майдагы эссе көндә Пакстанның Лаһор шәһәрендә яшьләр су каналында коена. Ул көндә Лаһорда эсселек 43 дәрәҗәгә җитте. Илнең башка төбәкләрендә дә ул көн бик эссе һәм коры булды.

26
30 майда Сербия башкаласы Белградта көчле яңгыр һәм боз ява.

27
2 июньдә Чехиядә су басу вакытында Прага үзәгендә Влтава елгасында су эчендә калган Шри Чинмой сыны.

28
Мисырның Дакаһлия виләятендә бер фермер элек Нил елгасыннан сугарылып килгән туфракның быел ни дәрәҗәдә коруын күрсәтә, 4 июнь.

29
5 июньдә Бавариянең көнчыгышындагы Деггендорф шәһәре янында су басу вакытында юлда калган машиналар.

30
3 июньдә Әфганстанның Һелманд виләятендә британ хәрбиләре урнашкан Кэмп Бастион ныгытмасына ком бураны килә.

31
9 июньдә гадәттән тыш кызу көндә Пакстанның көнчыгышындангы Лаһор шәһәрендә яшәүчеләр су каналында коена.

32
29 июньдә Татарстанда эсселек 33 дәрәҗәгә җитте. Узган җәйдә дә республикада корылык 2010 елның җәен хәтерләтте, иген уңышына шактый зыян килде.

33
28 июньдә Индонезиянең Төньяк Суматра виләятендәге Тига Панчур авылыннан Синабуң янартавы күренеше.

34
Кытайның көньяк-көнбатышындагы Сычуан виләятендә Байчуан шәһәрендә 9 июльдәге су басу. Кытайның кайбер өлешләрендә давыллы яңгыр миллионнарча кешенең тормышына тәэсир итте, туфракны агызды, транспорт бәйләнешләрен өзде.

35
Кытайның Гансу виләятендә 6,6 дәрәҗәдәге җир тетрәүдән соң текә тау юлыннан машиналар һәм мотоцикллар бара. 23 июльдәге бу зилзилә нәтиҗәсендә 95 кеше һәлак булды, 2400-ләп кеше яраланды.

36
25 июльдәге эссе көннәрдә Һиндстанның Мумбай шәһәрендәге яр буена Гарәп диңгезендәге көчле дулкыннар килеп бәрелгәндә балалар яр буена килеп баскан.

37
29 июльнең эссе көнендә Кытайның Чжецзян виләятендәге Һаңжоу шәһәрендә балалар метроның салкынча идәнендә изрәп йоклый.

38
4 июльдә Пакстанның Карачи шәһәрендә кешеләр су баскан урам буйлап трактор арбасына утырып иминрәк урынга күчә.

39
6 августта Һиндстанның Аллаһабад шәһәрендә бер яшь кеше ярларыннан ташып чыккан Ганг елгасы өстеннән электр чыбыгы буйлап куллары белән үрмәләп бара. Һиндстанда июнь аеннан августка кадәр дәвам иткән муссон яңгырлары вакытында еллык явым-төшем күләменең 80 проценты төшә.

40
13 августта Пакстанның Равалпинди шәһәрендә су баскан урам буйлап бер малай велосипедта бара. Пакстанда муссон яңгырлары һәм су басулар 84 кешене үтерде, меңнәрчә кешенең тормышында төрле дәрәҗәдә кыенлыклар тудырды.