Accessibility links

Кеше хокуклары шурасы Конституцияне үзгәртү мөмкинлеген кире какты


Русия конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан ясаган белдерүендә президент каршындагы Кеше хокуклары шурасы төп канунга үзгәрешләр кертү мөмкин түгел, дип белдерде.

Соңгы вакытларда дәүләт җитәкчесенең вәкәләтләрен арттыру, бер идеология өстенлеген кайтару һәм бер динне рәсмиләштерүне конституциядә дә теркәү турында тәкъдимнәр конституциянең генә түгел, хакимиятнең абруена да зыян сала, ди хокук яклаучылар.

Узган атнада Владимир Путин шура әзерләгән амнистия турындагы проектны хуплады, әмма ярлыкау авыр булмаган җинаять кылучыларга гына кагылачак, дип белдерде.

Хокук яклаучылар фаразларына караганда, Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан 30-100 мең тоткын вакытыннан алда иреккә чыга алачак.
XS
SM
MD
LG