Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида узачак Олимпиада утының Казандагы юлы билгеләнде


Сочида узачак Олимпиаданы оештыручылар Казанда Олимпиада эстафетасы утының юлын тәгаенләде. Утны йөртүчеләр Татарстан башкаласына 28 декабрь көнне киләчәк, эстафета үзе 30ы көнне Казанның тимер юл вокзалы янында башланачак. Утны махсус поезда алып киләчәкләр. Аннары ул Болгарга, соңрак Зөя шәһәрчегенә китәчәк. Шул ук көнне кичен утны Универсиада авылы буйлап йөртәчәкләр һәм ул төнгә Универсиада музеенда калдырылачак.

31 декабрь көнне Казан эстафетасы башланачак һәм утны Татарстанның барлык истәлекле урыннарында йөртәчәкләр. Барлыгы утны йөртүдә 370ләп кеше катнаша. Алар арасында танылган спортсменнар, артистлар, сәясәтчеләр, укытучылар, табиплар бар.
XS
SM
MD
LG