Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык сәхифәсенә яңа DDoS һөҗүм бара


Әле берничә атна элек кенә дәвамлы һәм көчле DDoS һөҗүмгә дучар булган Азатлык радиосы сәхифәсенә узган якшәмбе иртәсендә яңа һөҗүм башланды.

Хәзерге вакытта техник хезмәткәрләр чираттагы DDoS һөҗүмнең тәэсирен киметергә, ялган трафикны аерырга, сәхифәнең эшчәнлеген туктату омтылышларына киртә куярга, мәгълүматның барлык платформалар аша да таралуын тәэмин итәргә тырыша.

Азат Европа/Азатлык радиосы президенты Кевин Клоз: “Азат Европа/Азатлык радиосы мәгълүматны ирекле рәвештә тарату, алу һәм бүлешү хокукын яклый, һәм без хәзерге мөһим вакыйгалар чорында үзебезнең миссиябезгә һәм эшебезгә киртә куюны хөкем итәбез. Без бу һөҗүм махсус оештырылган дип исәплибез һәм сәхифәләребезгә керүчеләрне безнең белән калырга, һөҗүм итүчеләргә бирешмәскә чакырабыз”, диде.

DDoS һөҗүм Азатлык сәхифәләренә интернет аша хакерлар карамагына эләккән яки вируслар белән зарарланган компьютерлардан берьюлы меңнәрчә, ә кайчак хәтта миллионнарча ялган мөрәҗәгатьләр ташкыны җибәрү юлы белән алып барыла. Ноябрь аенда Азатлыкка каршы мондый һөҗүм берничә көн дәвам итте.

Бу һөҗүм нәтиҗәсендә Азатлык сәхифәсе акырын ачыла яки кайчак бөтенләй ачылмый. Сәхифәдәге форумнарда язылган фикерләр дә шул сәбәпле кайвакыт соңарыбрак чыга. Сәхифә сез кулланган браузер аша ачылмаган очракта кайвакыт башка берәр браузер аша ачылырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG