Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта меңнәрчә халык мәйданга чыкты


Бүген Ураинаның Киев шәһәрендәге Бәйсезлек мәйданында евроинтеграцияне яклап узган халык җыенында эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, 18 мең кеше катнашкан. Оппозиция үзе катнашучлыр 200 меңнән артты дип әйтә.

Шулай ук Киевның Европа мәйданында бүген президент Виктор Янукович һәм хөкүмәт башлыгы Николай Азаров тарафлыларның да митингы узды. Хокук саклаучылар әйтүенчә, анда 15 мең кеше катнашкан.

Еврокомиссия әгъзасы Штефан Фюле якшәмбе көнне үз Твиттерынды Европа берлегенең Украина белән килешү турындагыгы сөйләшүләрне туктатып торуын язды.
XS
SM
MD
LG