Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда озын толымлы гүзәлләр бәйгесе үтте


Иң озын толымлы татар кызы Айгөл Мәүлекәева
Иң озын толымлы татар кызы Айгөл Мәүлекәева

Себер татар мәдәният үзәгендә иң озын һәм калын толымлы чибәрне сайладылар. Унбишенче мәктәптә “Дуслык такыясы” сигезенче балалар иҗат фестивале узды.

Оештыручылар: “Үзәктә беренче мәртәбә үткәрелгән мондый бәйгедә катнашырга төрле милләт кызлары теләк белдерделәр. 12 кыз гадәти итеп үремнәр ясадылар, аннары һәркайсының озынлыгы үлчәнде. Элек хатын-кызлар чәчләрен кистермәгәннәр, озын, калын толымнар хәзер сирәк очрый шул. Матурлыкны саклау максатыннан уздырылган бу бәйге кызларыбызга ошады”, - диделәр. Мәдәният үзәгенең режиссеры Маргарита Редикульцева: “Озын толымлы кызлар арасында биш яшьтән алып егерме яшькә кадәр кызлар чәч үрү осталыкларын күрсәттеләр. Алар арасыннан кече яшьтәгеләр якыннары, ярдәмчеләре белән килгән иде. Кызларның һәр иҗади чыгышларын җылы каршы алдык.

Туганнары чәч үрергә булышалар
Туганнары чәч үрергә булышалар
Беренче урын иң озын толымлы татар кызы Айгөл Мәүлекәевага бирелде. Аңа егерме яшь. Ул тумышы белән Вагай районы Тугыз авылыннан. Хәзер Тубыл пединститутында укый, татар телендә җырлый, төрле мәдәни чараларны алып бара, ә кечкенә вакытында озын чәчле кызларга сокланып карарга яраткан. Хәзер Айгөлнең чәченең озынлыгы бер метр да өч сантиметр икән. Иң кечкенә яшьтәге һәм чәч толымының калынлыгы буенча Анастасия Удычак җиңеп чыкты”, - дип сөйләде.

- Бәйгегә алып баручы нәтиҗә ясагач, гореф-гадәт, йолаларыбызны саклау турында сөйләде, катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. Салават Фәтхетдиновның бәйге вакытында яңгыраган ”Озын толымлы гүзәлгә” җыры катнашучыларның да, оештыручыларның да кәефен күтәрде. Бәйге оешкан рәвештә, күңелле узды. Шәһәребездә матурлап чәч үрә белгән осталар да күп икәнен дә күрдек.

"Дуслык такыясы" фестивалендә катнашучылар
"Дуслык такыясы" фестивалендә катнашучылар
Гомумән, Тубылда милләтләр дуслыгына багышланган күп чаралар үтә. Әле генә 15нче мәктәптә “Дуслык такыясы” сигезенче балалар иҗат фестивале узды. Бирегә шәһәр мәктәпләреннән һәм иҗади үзәкләрдән җитәкчеләре белән төрле милләт балалары җыелды. Катнашучы балалар биш жанр буенча ярыштылар.

Сәхнәдән ике көн дәвамында төрле телдә җырлар яңгырады, биючеләр осталыкларын күрсәттеләр, тамашачылар халык иҗатын, фольклорның үзенчәлеген күрде, күңелләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр сөйләгән Миләүшә Кәримованы, Ләйсән Фәизованы аккышлар белән озаттылар.

Узган елдан аермалы буларак, бу чарада татар рухы сизелде. Унбишенче мәктәпнең “Тубыл балалары”, мәдәният үзәгенең “Ләйсән” ансамбльләре, унтугызынчы мәктәп укучылары татар телендә сөйләгән шигырьләр укытучыларының тырышлыгын күрсәтте. Безнең шәһәрдә искиткеч, талантлы балалар укый. “Дуслык такыясы” фестивалендә аларның һәркайсы үз мәктәбе өчен тырышты. Нәни артистларның һәр чыгышын тамашачылар җылы каршы алдылар, дип сөйләде Римма Өметбаева.
Менә алар - дуслык теләүчеләр
Менә алар - дуслык теләүчеләр
XS
SM
MD
LG