Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәлак булган Галимуллин гаиләсенә 45 мең түләү карары югарырак мәхкәмәгә шикаять ителәчәк


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Казанда гаскәргә җибәрер өчен җыелу урынында һәлак булган 20 яшьлек Илназ Галимуллинның энесе, бабасы һәм әбисенә Русия финанс министрлыгы 45 мең сум (25+10+10) компенсация түләргә тиеш, дигән карар чыгарды. Компенсациянең бик кечкенә булуы сәбәпле адвокат Артур Шакиров район мәхкәмәсе карарын югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде.

Мәхкәмә Илназның әнисе Илмира Галимуллинага компенсация тиеш түгел, дип тапкан иде. Соңырак Татарстанның Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең бу карарын гамәлдән чыгарып ана кешегә 150 меңлек компенсация түләргә, дигән карар чыгарды.

2012 елның 29 июнь көнендә Илназ Галимуллин һәм хезмәткә алынган тагын 12 егеткә йокы бүлмәсендә матрацларны алыштырырга кушылган була. Галимуллин йөгереп килеп 4нче каттагы тәрәзәдән сикерә. Төшүдән соң ул исән кала, әмма соңыннан хастаханәдә алган яралардан үлә.

Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Казанның Идел буе районындагы бүлеге "үтерү" һәм "үз-үзен үтерүгә җиткерү" мәддәләре белән җинаять эшен ачу мөрәҗәгатен кире кага.

Тикшерүдән соң язылган рәсми карарда "Галимуллинның үз-үзен үтерүенә куңел төшенкелеге яки башка хәләт сәбәпче булган" диелә.
XS
SM
MD
LG