Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евромәйданда торучылар Януковичның Путин белән килешүенә ризасызлык белдерде


Киевта 21 ноябрьдән бирле Украинаның Европа Берлеге белән интеграция өчен чаралар күрүен таләп итеп урам җыенын уздырган халык 17 декабрь Мәскәүдә президентлар Виктор Янукович белән Владимир Путин очрашуы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерде.

Русия Украинага 15 миллиард долларлык ярдәм һәм газ бәясен өч мәртәбә киметергә тәкъдим итте.

Украина оппозициясе Януковичның Мәскәүдә имзаланган килешүләр турында хисап тотуын таләп итә. Уңчыларның "Свобода" партиясе җитәкчесе Олег Тягнибок Януковичны Украина дәүләтенең милкен һәм икътисад тармакларын "Мәскәү ломбардына" тапшыруда гаепләде. "Батькивщина" җитәкчесе Арсений Яценюк "бушка сыр кайда булганын беләбез", диде. УДАР партиясе рәисе Виталий Кличко Мәскәүдә ирешелгән килешүләр Украина мәнфәгатьләренә каршы, дип белдерде.
Януковичның Регионнар фиркасе президентларның Мәскәүдәге килешүләренә югары бәя бирде, аларның ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә уңай йогынты ясаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG